ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

20 апрель көнне Бөек Җиңү көне уңаеннан “Бердәм Россия”нең Татарстан төбәк бүлеге “Яшь Гвардия”се Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Саба җирле бүлекчәсе штабы активистлары Шәмәрдәндә "Георгий тасмасы" акциясе уздырдылар. Акциянең максаты - яшьләрдә патриотизм тәрбияләү, Җиңү символы белән таныштыру тора. «Без үз геройларыбызны белергә тиеш, ә алар янәшәдә булмаса да, без аларның исемнәрен башка буынга тапшырырга тиеш. Җиңүчеләргә рәхмәт!",- дип фикерләре белән уртаклашты Яшь Гвардия активистлары. Акция барышында барлыгы 200 дән артык тасма таратылды.

Тэги: Яшь Гвардия

Саба муниципаль районының «Рост " Шәмәрдән лицеенда музыка һәм театр фестивале кысаларында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры коллективы белән очрашу узды. Актерлар сәхнә сөйләме, актерлык осталыгы һәм режиссура буенча мастер-класслар үткәрделәр. Шулай ук лицей укучылары өчен бутафория һәм театр гримы буенча мастер-класс үткәрелде.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

Европа иммунизациясе атналыгы

2020 елдан башлап Татарстанда "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү"дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. Программа, аерым алганда, авыл халкын үтемле һәм уңайлы торак белән тәэмин итү өчен шартлар тудыруны, кадрлар потенциалын үстерүне, инфраструктураны булдыру һәм үстерү һ. б. күздә тота.

Программада авыл җирендә даими яшәүче, яшәү урыны буенча мәҗбүри теркәлүче һәм оешма эшчәнлеге өлкәсенә бәйле рәвештә бер елдан да ким булмаган авыл җирлегендә эшләүче гаилә яки РФ гражданы катнаша ала.

Субсидия күләме федераль һәм республика бюджетлары акчалары хисабына торак бәясенең 80 % ын тәшкил итә.  җирле бюджет акчалары һәм (яки) эш бирүче – кимендә 20 % (җирле бюджет 1%+ эш бирүче 19%).

Төзелгән торак эш бирүченең финанс катнашында муниципаль милеккә яки уртак (җирле үзидарә органына һәм эш бирүчегә) рәсмиләштерелә һәм гражданга найм шартларында файдалануга тапшырыла.

Шәхес хезмәт килешүе буенча 5 ел эшләгәннән соң, тиешле эш бирүче белән торак урынын исәп – хисап бәясенең 10% тан артмаган бәядән, ә 10 ел узгач-1% тан артмаган бәядән сатып алырга хокуклы.

     Бүгенге көндә Тимершык авыл җирлегендә дә шушы программага нигезләнеп 8 гаиләгә йорт төзелеше алып барыла.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУнән килде:

Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү 

20 апрель 10 сәгатьтән  21 апрель 18 сәгатькә кадәр.

Район делегациясенең Казан шәһәрендә авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсендә катнашуы

     Олы Нырты авыл мәдәният хезмәткәрләре  төрле яшьтәге хатын-кызларның ялын файдалы итеп  оештыру максатыннан «Гомерләр үтә икән ул..." дип исемләнгән кич утыру  оештырдылар. Авылыбызның кул эшләренә оста хуҗабикәләре  бер өстәл артына җыелып тәҗрибә уртаклаштылар. Алар крючок белән бәйләү , алмазлы мозайка  эшләү буенча  мастер-класс үткәрделәр.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

Үз эшеңнең остасы бул!

   Табигать бүгенге көнгә кадәр җылы һәм кояшлы көннәре белән сөендермәсә дә, һәрберебезнең күңеле язны көтә.

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

19 нчы апрель көнне САБА-АРЕНА спорт мәктәбендә Җиңү көненә һәм цифрлаштыру елына багышланган 2011-2014 нче елгы малайлар һәм кызлар арасында фехтование буенча Саба муниципаль районы Беренчелеге булып узды. Ярышларда 30дан артык спортчы катнашты.

Ярыш нәтиҗәләре:

Малайлар арасында:

1 урын-Кәримов Абдукәрим

2 урын-Садиков Зөлфәт

3 урын-Абдуллин Булат, Алиев Михаил

Кызлар арасында:

1 урын-Шәймәрданова Айсылу

2 урын-Фазлиева Амалия

3 урын-Фатхуллина Ильвина, Попова Альбина

Барлык җиңүчеләрне һәм призерларны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International