Саба районында «Георгий тасмасы» акциясе старт алды

2022 елның 20 апреле, чәршәмбе

20 апрель көнне Бөек Җиңү көне уңаеннан “Бердәм Россия”нең Татарстан төбәк бүлеге “Яшь Гвардия”се Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Саба җирле бүлекчәсе штабы активистлары Шәмәрдәндә "Георгий тасмасы" акциясе уздырдылар. Акциянең максаты - яшьләрдә патриотизм тәрбияләү, Җиңү символы белән таныштыру тора. «Без үз геройларыбызны белергә тиеш, ә алар янәшәдә булмаса да, без аларның исемнәрен башка буынга тапшырырга тиеш. Җиңүчеләргә рәхмәт!",- дип фикерләре белән уртаклашты Яшь Гвардия активистлары. Акция барышында барлыгы 200 дән артык тасма таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International