Хезмәт өмәсендә катнашырга чакырабыз

2022 елның 20 апреле, чәршәмбе

  Табигать бүгенге көнгә кадәр җылы һәм кояшлы көннәре белән сөендермәсә дә, һәрберебезнең күңеле язны көтә. Шуңа да шәхси хуҗалыклар да, бистәдә урнашкан оешма, учреждение, предприятие, шәхси эшмәкәрләр дә үз территорияләрендә урнашкан карны таратып, чистарту һәм төзекләндерү эшләре белән шөгыльләнә башладылар. Бу атнаның шимбәсендә – 23нче апрельдә барыгызны да хезмәт өмәсендә катнашырга чакырабыз. Матурлык та, чисталык та үзебез өчен икәнен онытмыйк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International