Олы Нырты авыл мәдәният хезмәткәрләре төрле яшьтәге хатын-кызларны ялын файдалы итеп оештыру максатыннан «Гомерләр үтә икән ул..." дип исемләнгән кич утыру оештырдылар. Авылыбызның кул эшләренә оста хуҗабикәләре бер өстәл артына җыелып тәҗрибә уртаклаштылар. Алар крючок белән бәйләү , алмазлы мозайка эшләү буенча мастер-класс үткәрделәр.