ЯҢАЛЫКЛАР


21
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгы А.К. Сафин, Олы Кибәче урта мәктәбенең яшьармиячеләре белән берлектә, Бөек Ватан сугышы ветераны Әлмиев Х.Г. һәм Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны Шакирова Х.Х. ны якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котладылар һәм ТР Президенты Р.Н. Миңнеханов исеменнән бүләкләр тапшырдылар.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Бәйрәмнәр алдыннан Саба районы «Балкыш » комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре «Өлкәннәр куркынычсызлыгы мәктәбе» технологиясе кысаларында социаль хезмәт алучылар белән "Янгын куркынычсызлыгы" темасына профилактик әңгәмәләр уздыралар. Өлкән кешеләр еш кына янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен оныта. Бәхетсезлек очракларының күбесе нәкъ менә көнкүрештә килеп чыга,моның сәбәбе-саксызлык, таркаулык. Өлкән кеше янгын корбаны булырга мөмкин.

Арташ авыл җирлегендә сугыш ветераннарының тол хатыннарын Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау

Тэги: Арташ авыл җирлеге

Саба районынын Эзмэ авыл җирлегендә сугыш ветераннарының тол хатыннарын якынлашып килүче Җиңү көне белән котладылар. Аларга Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

  Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние)  тернәкләндерү үзәгендә көн саен социаль хезмәт алучылар  белән ял сәгатьләрендә куңелле чаралар үткәрелеп тора. 

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2002 елның 18 февралендәге 137 номерлы карары нигезендә, йорт биләмәсе участогы чикләре эчендә газ үткәрүгә һәм йорт эчендәге газ җиһазларын сатып алуга  факттагы чыгымнар күләмендә-80 000 сумнан да кубрәк булмаган  бер тапкыр бирелә торган субсидия түбәндәге гаиләләргә бирелә:

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Җирле үзидарә көне белән котлыйбыз! Җирле үзидарә органнары эшчәнлеге бик мөһим һәм масштаблы. Бүген республикада гражданнарның лаеклы тормышын тәэмин итү һәм территорияләрне үстерү өчен күп эш башкарыла.


20
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

20 апрель көнне Лесхоз интернат-йортында бармак рәсем сәнгате буенча шөгыль үткәрелде. Шөгыль индивидуаль үткәрелде. Бармаклар белән рәсем ясау гади көнкүреш күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итә, шулай ук хәрәкәтләрне координацияләүне үстерә. Бармаклар белән рәсем ясау логик һәм абстракт фикерләүне күнектерергә мөмкинлек бирә. Эшчәнлек барышында социаль хезмәт алучыларның үз-үзләрен бәяләү һәм үз-үзләренә ышаныч арта.

Тэги: ОСЗ

      Районыбызда белем бирү учреждениеләре арасында "ЭкоЯз - 2022" акциясе бара. Килдебәк  мәктәбе укучылары да   бу акциягә теләп кушылдылар һәм язны файдалы эшләрдән  башладылар. Әлеге акция кысаларында файдаланылган батарейкаларны җыю эше бара, «Кошлар-безнең дусларыбыз», «Табигать матурлыгын саклыйк» дигән рәсем конкурслары оештырылды, ә иң яхшы эшләр акциябез грамоталары белән бүләкләнәчәк. Шулай ук «Минем сыерчык оясы», «Макулатура тапшыр – агачны сакла», «Чиста ишегалды», «Чиста урам» акцияләре үткәрелә.

    Акция кысаларында 5 сыйныф укучыларыбыз Лесхоз бистәсенең дендрология бакчасында булдылар.

    Безнең мәктәп укучылары «ЭКОяз – 2022» акциясендә актив катнашалар.

Тэги: Мәгариф идарәсе

  Саба бистәсенең 3 нче номерлы “Шоколад”  балалар бакчасында, «ЭКОяз – 2022» акциясе кысаларында, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирүгә зур игътибар бирелә, балалар һәм ата-аналар белән төрле акцияләр, чаралар үткәрелә.

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International