Бүгенге көндә экологик тәрбия иң актуаль проблемаларының берсе булып тора. Табигать дөньясы искиткеч һәм матур. Әмма бу матурлыкны бөтен кеше дә күрә алмый: төсләрнең күптөрлелеге, күк төсләренең, яфракларның, суның төрлелеге... «карау», «күрү», «тыңлау» һәм «ишетү» күнекмәләре тууга ук үзеннән-үзе бирелми, ә балалар бакчасында белем һәм тәрбия бирү күнекмәләре аша тәрбияләнә. Мәктәпкәчә яшьтә экологик тәрбия бирүнең төп максаты - әйләнә-тирәлеккә гуманлы караш тәрбияләү. Саба бистәсенең 3 нче номерлы “Шоколад” балалар бакчасында, «ЭКОяз – 2022» акциясе кысаларында, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирүгә зур игътибар бирелә, балалар һәм ата-аналар белән төрле акцияләр, чаралар үткәрелә. Хәзерге вакытта «Канатлы дуслар өчен могҗизалы йорт», «Батареяны тапшыр – керпене коткар», "Щетканы тапшыр», “Кәгазьгә икенче тормыш!” , “Бүлмә үсемлекләре турында кайгырту” акцияләре бара. Балалалар бакчасы коллективы, балалар белән берлектә әти-әниләр әлеге акцияләрдә һәм конкурсларда актив катнашалар.