ЯҢАЛЫКЛАР


21
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

18 апрель көнне Салыш авыл китапханәсендә "Ак калфак" клубы әгъзаларының "Гаиләдә әхлакый тәрбия" темасына чираттагы утырышы узды. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

15 нче апрель көнне "Сугыш хатын-кыз өчен түгел"проекты кысаларында Бигәнәй мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре тыл ветераны Галявиева Рәисә апаның өендә булдылар.Бөтен авырлык  хатын-кызлар,картлар,яшүсмерләр җилкәсенә төшә,алар сугышка киткән   әтиләрен,абыйларын,ирләрен алыштыралар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш авыл җирлегендә язгы су басуга каршы чаралар эшләнде, суүткәргеч торбалар кардан, боздан чистартылды, канаулар казылды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Яз килү белән күп кенә татарстанлылар кадастр эшләрен үткәрергә - үз җир участокларының чикләрен билгеләргә, аларның мәйданын ачыкларга, капиталь төзелеш объектларының урнашу урынын билгеләргә һ.б. планлаштыралар.

Тэги: Татарстан Росреестры матбугат хезмәте

Агымдагы елның мартында Татарстан Росреестры өлешләп төзүдә катнашу буенча 3 меңгә якын килешү теркәгән. Бу февраль ае белән чагыштырганда 50% ка күбрәк. Өч ай эчендә ведомство тарафыннан 7 меңгә якын бала теркәлгән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 50% ка күбрәк.

Тэги: Татарстан Росреестры матбугат хезмәте

20 апрель көнне Саба муниципаль районының хезмәт коллективлары ир-ат командалары арасында волейбол буенча чемпионат (Шәмәрдән зонасы) төгәлләнде. Чемпионат нәтиҗәләре буенча иң яхшы уенчылар ачыкланды һәм бүләкләнде.

1. Хөснетдинов Илназ (Яшьлек) .

2. Хәкимуллин Мөдәрис (ШЛПУМГ2) ;

3. Нигъмәтҗанов Артур (ЖД)

4. Минһаҗев Радик (ШЛПУМГ 1);

Командалар арасында чемпионат нәтиҗәләре:

1 урын-ЖД

2 урын-Яшьлек

3 урын - ШЛПУМГ1

4 урын - ШЛПУМГ2

Барлык җиңүчеләр һәм призерлар мактау грамоталары һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.

    Россиянең һәр эшкә урнашкан гражданины, түләүле дәваланып, дарулар сатып алган очракта, медицина хезмәтләре һәм даруларга чыгымнар буенча салым тотып калынган акчаны ала алачак.

    Медицина хезмәтләре төрләренең, шул исәптән граждан салым тотып калынган акчаны ала торган кыйммәтләрнең тулы исемлеге 2020 елның 8 апрелендәге 458 номерлы РФ Хөкүмәте Карары белән билгеләнгән.

Бүген Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгы А.К. Сафин, Олы Кибәче урта мәктәбенең яшьармиячеләре белән берлектә, Бөек Ватан сугышы ветераны Әлмиев Х.Г. һәм Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны Шакирова Х.Х. ны якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котладылар һәм ТР Президенты Р.Н. Миңнеханов исеменнән бүләкләр тапшырдылар.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Бәйрәмнәр алдыннан Саба районы «Балкыш » комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре «Өлкәннәр куркынычсызлыгы мәктәбе» технологиясе кысаларында социаль хезмәт алучылар белән "Янгын куркынычсызлыгы" темасына профилактик әңгәмәләр уздыралар. Өлкән кешеләр еш кына янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен оныта. Бәхетсезлек очракларының күбесе нәкъ менә көнкүрештә килеп чыга,моның сәбәбе-саксызлык, таркаулык. Өлкән кеше янгын корбаны булырга мөмкин.

Арташ авыл җирлегендә сугыш ветераннарының тол хатыннарын Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау

Тэги: Арташ авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International