19 нчы апрель көнне САБА-АРЕНА спорт мәктәбендә Җиңү көненә һәм цифрлаштыру елына багышланган 2011-2014 нче елгы малайлар һәм кызлар арасында фехтование буенча Саба муниципаль районы Беренчелеге булып узды. Ярышларда 30дан артык спортчы катнашты.
Ярыш нәтиҗәләре:
Малайлар арасында:
1 урын-Кәримов Абдукәрим
2 урын-Садиков Зөлфәт
3 урын-Абдуллин Булат, Алиев Михаил
Кызлар арасында:
1 урын-Шәймәрданова Айсылу
2 урын-Фазлиева Амалия
3 урын-Фатхуллина Ильвина, Попова Альбина
Барлык җиңүчеләрне һәм призерларны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!