Галиәкбәров Раил көмеш медальгә ия булды
20 апрель көнне Юлбат мәдәният йорты, Тенеки авыл клубы һәм китапханә хезмәткәрләре Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан «Иман нуры» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Татарстан Республикасы Туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте советы әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, тарихчы Сафин Илдар Фәтхулла улы Идел буе Болгары тарихының төп моментларының берсе – ислам динен рәсми кабул итү турында сөйләде.
26 апрель көнне Сүлә авыл клубында Курсабаш авыл мәдәният йорты белгечләре белән берлектә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан Шигырь бәйрәме үткәрелде. Кыска гына гомер яшәп, Тукай бик зур мирас калдырган, аның яртысын диярлек балалар әдәбияты алып тора. Туган телгә, туган якка, аның табигатенә мәхәббәт ,безнең балалар өчен язылган шигырьләрдән һәм Тукайның әкиятләреннән башлана. Аның әсәрләре балаларны хезмәткә өйрәтә, намуслы, гадел, акыллы булырга өйрәтә.Балалар шагыйрьнең шигырьләрен һәм әкиятләрен укыдылар, "Бала белән күбәләк", "Маэмай" әсәрләрен сәхнәләштерделәр.
Сүлә авыл клубында имам-хатыйп һәм авыл халкы тарафыннан Рамазан аена һәм Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган "Иман нуры керсен күңелләргә" дип аталган Ифтар ашы оештырылды .Кичә, ислам канунының барлык чараларын үтәп, дустанә атмосферада үтте.
23 апрель көнне Сүлә авыл клубында балалар белән саф һавада хәрәкәтчән уеннар үткәрелде. Хәрәкәтчән уеннар һәм саф һавада күңел ачу балаларга шатлык һәм сәламәтлеккә бәяләп бетергесез файда китерә. Төрле хәрәкәтчән уеннар һавадагы шөгыльләрнең эчтәлеген баета һәм балаларны бик мавыктыра. Урамда уйнаганда һәм күнегүләр ясаганда, балалар кыюлык, мөстәкыйльлек, җитезлек күрсәтү мөмкинлеге алалар.
Бөек татар шагыйре Г. Тукайның туган көнен бәйрәм итү кысаларында, 25 апрель көнне Югары Симет мәдәният йортында, мәктәп белән берлектә «Яз. Шигърият.Тукай»дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булып үтте .
Закир Йосыпов урамы, 30 нчы йорт адресы буенча урнашкан район туган якны өйрәнү музееның яңа бинасында ремонт-реставрация эшләре дәвам итә.
Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукый грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү максатларында мәгълүмати-агарту эшенең төп юнәлешләренең берсе булып эшмәкәрлек субъектларының хокукый грамоталылыгын күтәрү тора.
Җәйге чорда ял итү өчен актив яшьләрне җәлеп итү максатыннан, 25 нче апрель көнне Саба муниципаль районы мәгариф учреждениеләрендә «Сәләт – Саба» әйдаманнары белән очрашулар узды. Алар Икшермә кадет мәктәбендә, Балалар иҗат үзәгендә, Шәмәрдән «Үсеш» лицеенда булдылар. Әйдаманнар укучыларны сменаның эшчәнлеге белән таныштырдылар, сорауларына җавап бирделәр.
Исегезгә төшерәбез, Икшермә кадет мәктәбе базасында 2022 нче елның 29 нчы июненнән 16 нчы июленә кадәр «Сәләт – Саба» җәйге сменасы узачак.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе, җирле үзидарә органнары белгечләренең очрашулары халыкны кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча агарту эшендә зур әһәмияткә ия. Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру эше контрольлек итүче органнарга да, халыкка аеруча якын булган җирле үзидарә органнарына да тигез дәрәҗәдә ята.