Бөек татар шагыйре Г. Тукайның туган көнен бәйрәм итү кысаларында, 25 апрель көнне Югары Симет мәдәният йортында, мәктәп белән берлектә «Яз. Шигърият.Тукай»дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булып үтте . Кичәдә тамашачылар Габдулла Тукайның биографиясе һәм әсәрләре белән таныштылар, аның шигырьләренә җырлар тыңладылар. Катнашучылар бөек шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар, әсәрләрен сәхнәләштерделәр. Кичә бергәләп Г.Тукайның «Туган тел»җырын башкару белән тәмамланды.