Сатучылар өчен семинарлар үткәрелде

2022 елның 27 апреле, чәршәмбе

    Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукый грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү максатларында мәгълүмати-агарту эшенең төп юнәлешләренең берсе булып эшмәкәрлек субъектларының хокукый грамоталылыгын күтәрү тора.

    ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы, кулланучылар хокукларын танучы һәм үтәүче намуслы эшмәкәрлек корпусын формалаштыру максатыннан чыгып, Саба муниципаль районының сәүдә объектларында даими рәвештә семинарлар, түгәрәк өстәлләр, эшмәкәрләр өчен кулланучылар хокукларын яклау турында закон мәсьәләләре буенча консультацияләр үткәрә.

    Чара барышында РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган ваклап сату-алу килешүе буенча товарларны сату кагыйдәләре, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» закон нигезләре аңлатылды, шулай ук коррупциягә каршы юнәлешле мәгълүмат бирелде, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә танышу өчен тарату материаллары бирелде.

    Сатучыларның йөкләмәләре инде телгә алынган закон актларында язылган. Беренче чиратта сәүдә нокталары күрсәтелә торган товарларның һәм хезмәтләрнең сыйфатын, сатучыларның үзләре турында тулы һәм дөрес мәгълүмат бирүләрен күзәтеп торырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International