Югары Симет авыл җирлегендә әйләнә - тирәне чистарту эшләре дәвам итә. Зиратларның , үзәк урамнарның юл кырыйлары чүп үләннәреннән чистартылып тора.
1 июль көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре балалар өчен саф һавада әңгәмә "Әдәби кафе!" үткәрделәр. Балаларга китапханәче яңа китапларга күзәтү үткәрде, кыскача гына балалар язучылары һәм әкиятләре турында сөйләде.
Иштуган авыл җирлегендә яктырткычларны алыштыру буенча эш үткәрелде
«Гырон быдтон" – удмуртларның язгы-җәйге яшьләр циклы бәйрәмнәренең берсе. Аның исеме удмурт теленнән «җир сөрү ахыры»дип тәрҗемә ителә. Гадәттәгечә, бәйрәмне болыннар чәчәк атканда үткәрәләр. Бу көнне удмуртлар һава торышы өчен күкләргә рәхмәт әйтәләр һәм уңыш турында дога кылалар. 2 июльдә Баулы муниципаль районының Кит-Күл авылында «Гырон Быдтон»удмурт мәдәнияте республика бәйрәме узды. Бәйрәмгә Татарстан халыклары Ассамблеясе, ТР удмуртларының милли-мәдәни автономиясе, Удмуртия Республикасының Мәдәният һәм милли сәясәт министрлыгы вәкилләре килгән иде. Бәйрәм «тормыш бишеге» дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша белән башланып китте. Җиргә бөртек утыртудан, беренче шытымнардан һәм уңышны җыеп алудан игенчелек циклын күрсәттеләр. Бәйрәм аланында милли аш – су, «Гырон быдтон шудонъес» милли удмурт һәм спорт уеннары, традицион удмурт уеннары һәм «Кужым мертан» («Мера сила») уеннары, декоратив - гамәли сәнгать эшләнмәләре күргәзмә-сатулары оештырылган иде. «Айкай» Удмурт дәүләт фольклор җыр һәм бию театры, «әбиләр из Бураново» фольклор коллективы, «Эктоника» удмурт эстрадасының яшь артистлары концерты һәм башка артистлар бәйрәмнең хедлайнерлары булдылар. Бәйрәмдә Иштуган авыл мәдәният йортының "Тюрагай" удмурт фольклор коллективы катнашты һәм Диплом белән бүләкләнде.
3 июль көнне, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан, Иштуган авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне " нә багышланган Ромашка ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Ромашка бу бәйрәмнең символы булып тора.
Балаларга иҗат белән шөгыльләнергә — үз әти-әниләренә бүләк итәргә тәкъдим ителде. Шулай итеп, карандашлар, кәгазь, кайчы, өстәлдәге клей... Балалар гади материаллардан үз куллары белән ромашка ясарга кирәклеген белделәр. Мастер-классны башлап, балаларга бер искиткеч гаилә: Петр һәм Феврония гаиләсе һәм ни өчен нәкъ менә шушы изге исемнәр белән бәйле Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне турында сөйләделәр, шулай ук төрле авторларның гаилә турындагы әсәрләре белән таныштылар.
Балалар бик күп яңа кызыклы мәгълүмат алдылар, барысының да бары тик яхшы һәм җылы тәэсирләре генә калды. Ә менә матур ромашкалар Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә бәйрәмнең бизәге булачак.
30 июль көнне Саба муниципаль районының "Тургай" приютында тәрбияләнүчеләр Казан шәһәренең үзәк Җиңү паркында булдылар, анда хәрби техниканы зур кызыксыну белән карадылар. Шулай ук Геройлар аллеясында булдылар, анда Бөек Ватан сугышында катнашучыларның обелисклары урнаштырылган. Экскурсия балаларга бик ошады.
Консультация-кисәтү
метеорологик күренеш интенсивлыгы турында
сәгать 6дан. 18 сәгатькә кадәр. 2022 елның 4 июле
2022 елның 4 июлендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән төньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин (Казанда 15 метрга кадәр).
Саба балалар сәнгать мәктәбенең бию коллективлары Нократ Аланы шәһәрендә Сабантуйда катнашты.
«01» июль көнне Эзмә мәдәният йорты ишегалдында балалар өчен файдалы ял итү максатыннан Саба район балалар китапханәсе «Жәйге китапханә» дип исемләнгән чын балалар бәйрәме оештырдылар. Башта төрле әкият персонажларыннан балалар өчен матур, кызыклы тамаша күрсәтелде. Чара барышында викториналар, мастер-класслар, фокуслар, төрле уеннар, флешмоб булды, аларда балалар бик телэп катнаштылар. Чара ахырында барлык балаларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.
1-нче июль конне дару үләннәре белән таныштыру максатыннан Тимергалиева И.И. җитәкчелегендә "Табигать тиңсез хәзинә" дип исемләнгән чара үткәрелде.