ЯҢАЛЫКЛАР


1
июль, 2022 ел
җомга

2022 елның 29 июненнән «Кояшкай» сәламәтләндерү лагере 2 нче смена балалары өчен үз ишекләрен ачты. Сменада 7-11 сыйныфларда укучы 85 бала ял итәчәк.

Сменаның максаты: талантлы балаларны заманча милли мәдәният, заманча биюләр, музыка, театр, сәнгать, спорт һәм журналистика юнәлешләре белән таныштыру, үз юнәлешеңне эзләү өчен уңайлы шартлар тудыру һәм балаларны сайлап алынган юнәлешләрдә күрсәтергә өйрәтү.

Смена профиле кысаларында түбәндәге дәресләр һәм мастер-класслар үткәрелә:

 - ачык һавада театр;

- вокал;

- дизайн;

- заманча хореография;

- журналистика нигезләре;

- фотосурәтләр эшкәрту;

 - шигырьләр/җырлар язу.

Кызыклы уку-укыту программасыннан тыш, балалар өчен шәхес формалаштыруга юнәлтелгән иҗади, спорт, фәнни-интеллектуаль чаралар да тормышка ашырылачак.

 

Тэги: Мәгариф идарәсе

Иштуган авылында зират һәм мәчет территорияләрен чистарту буенча эшләр башкарылды.

Тэги: Иштуган авыл җирлеге

Ата – аналар, бабалар, әбиләр, туганнары, якыннары җирләнгән изге урынны тәртиптә тоту-һәрберебезнең бурычы

Тэги: Мишә авыл җирлеге

30 июнь көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балигъ булмаганнар эшләре буенча өлкән инспектор, полиция майоры Котдусова Миләүшә Илдар кызы белән берлектә «Наркотиклар – балалар уены түгел» дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Җәйге каникуллар дәвам итү сәбәпле, хокук бозулар, юлларда, җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә дә кагылып үтелде. Әңгәмә җанлы диалог формасында узды, яшүсмерләр үзләрен кызыксындырган сорауларны актив бирделәр, үз фикерләрен әйттеләр һәм инспектор белән бергә хокукый һәм тормыш ситуацияләрен карадылар. Тематик күргәзмә оештырылды, буклетлар чыгарылды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

Мишә авыл җирлеге биләмәсендә чистарту, төзекләндерү эшләре даими  алып барыла. Чүп үләннәре чабыла.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Лесхоз бистәсендә «Нургали»   мәчете каршында оештырылган мөселман лагереның ябылу тантанасы булды

Тэги: Мишә авыл җирлеге

2022 нче елның 1 нче июлендә Саба муниципаль районы Башкарма комитетының актлар залында административ комиссия рәисе Ишниязов Марат Рашатович административ комиссиянең чираттагы утырышын үткәрде, анда 7 административ эш каралды.

Югары Шытсу авыл зират коймасы үзара салым акчалары хисабына яңартыла башлады. Эшне ООО ПМК-159 оешмасы башкара.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Саба муниципаль районынын Эзмә авыл җирлеге биләмәсендә чистарту, төзекләндерү эшләре даими  алып барыла. Чүп үләннәре чабыла.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

Югары Шытсу авыл зиратында өмә үткәрелде. Зират коймасы янында үскән чүп үләннәре авыл халкы тырышлыгы белән башкарылды.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International