«Наркотиклар – балалар уены түгел»

2022 елның 1 июле, җомга

30 июнь көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балигъ булмаганнар эшләре буенча өлкән инспектор, полиция майоры Котдусова Миләүшә Илдар кызы белән берлектә «Наркотиклар – балалар уены түгел» дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Җәйге каникуллар дәвам итү сәбәпле, хокук бозулар, юлларда, җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә дә кагылып үтелде. Әңгәмә җанлы диалог формасында узды, яшүсмерләр үзләрен кызыксындырган сорауларны актив бирделәр, үз фикерләрен әйттеләр һәм инспектор белән бергә хокукый һәм тормыш ситуацияләрен карадылар. Тематик күргәзмә оештырылды, буклетлар чыгарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International