Жәйге китапханә

2022 елның 2 июле, шимбә

«01» июль көнне Эзмә мәдәният йорты ишегалдында балалар өчен файдалы ял итү максатыннан Саба район балалар китапханәсе «Жәйге китапханә» дип исемләнгән чын балалар бәйрәме оештырдылар. Башта төрле әкият персонажларыннан балалар өчен матур, кызыклы тамаша күрсәтелде. Чара барышында викториналар, мастер-класслар, фокуслар, төрле уеннар, флешмоб булды, аларда балалар бик телэп катнаштылар. Чара ахырында барлык балаларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International