2 июль көнне Саба балалар сәнгать мәктәбенең «Асылташ» (җит.Гарипова Г.М.) һәм «Яшьлек» (җит.Мөбарәкҗанова А. З.) бию коллективлары Киров өлкәсендә Нократ Аланы шәһәрендә узган «Сабантуй – 2022» милли бәйрәмендә катнаштылар. Бәйрәм «Электрон» стадионы территориясендә уздырылды. Бу милли татар бәйрәмен бәйрәм итү күркәм традициягә әверелде. Укучыларыбызның матур чыгышлары бәйрәм кунакларына бик ошады.