ЯҢАЛЫКЛАР


26
июль, 2022 ел
сишәмбе

      Олы Нырты җирлеге мэдэният хезмәткәрләре авыл балалары хэм кунакка кайтучы балалар өчен Саба буйлап бик куңелле экскурсия оештырдылар. 

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

Явлаштау авылының Яшьләр урамында юл ремонты төгәлләнде. Әлеге эшне МДСУ-1 оешмасы  башкарды.Барлыгы 260 м. юлга вак таш җәелде.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

18 сәгатьтән. 26 июльдә 18 сәгатькә кадәр. 27 июль 2022 ел.

2022 елның 27 июлендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көтелә:

- төнлә һәм иртән томан;

- төнлә һәм көндез кыска вакытлы җил белән секундына 15-20 метрга кадәр (Казанда төнлә).

Шәмәрдән авыл җирлегендә Дубравная һәм Центральная урамнарында вак таш җәю эшләре тәмамланды.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

ДНР һәм ЛНР мәҗбүри күченүчеләр өчен гуманитар ярдәм җыю вакыты 2 көнгә озайтыла. Соңгы көн-28.07.2022 (16.30 сәгатькә кадәр). Җыелу урыны: Саба муниципаль районының Балалар иҗат үзәге (шәһәр тибындагы бистә) Байлар Сабасы, З. Йосыпов ур., 32). Җыю мәсьәләләре буенча 89274445334 мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Югары Симет авыл җирлеге “Россия суы“ акциясенә кушылды.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

Олы Кибәче авылында гражданнарның үзара салым акчасы хисабына, җирле әһәмияттәге автомобиль юллары төзекләндерелде. Ремонт эшләрен "Рамазан" оешмасы башкарды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

25 июль көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты Шәмәрдән модель һәм балалар китапханәсе белән берлектә Саба районының «Мир природы» дип исемләнгән тарихи урыннары буйлап экскурсия оештырдылар. Экскурсия Шәмәрдән халкы белән «Богатые Сабы – Лесхоз» маршруты буенча узды. Экскурсовод И.Н.Билалова музей тарихы турында сөйләде һәм төрле экспонатлар белән таныштырды. Аннан соң «Saba park»та булдылар. Аннары урман хуҗалыгы бистәсенә юл тоттылар, анда оранжерея һәм дендрология бакчасында булдылар. Шунда ук «В гостях у Совы» паркында булдылар, анда балалар әкият дөньясына чумдылар. Керү юлында аларны әкияти фигуралар, убырлы әби, итекче остаханәсе, тегүчеләр һ.б. каршы алды. Экскурсия яхшы тәэсирләр һәм якты мизгелләр белән истә калды.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: бүгенге көннән республикада ау этләре һәм ау кошлары белән сазлык-болын киекләрен аулау сезоны ачыла. Ул агымдагы елның 5 декабренә кадәр дәвам итәчәк.


25
июль, 2022 ел
дүшәмбе

20-26 июль көннәрендә безнең активистлар Биләрдә уза торган XI «Сәләт» Халыкара яшьләр форумында катнашып кайттылар. Смена кысаларында IT-өлкәнең алдынгы белгечләре белән белем бирү программасы уздырылды. Сменада катнашучылар өчен нәтиҗәле мәгълүмат эзләү һәм эшкәртүнең, инновацион продуктларны тормышка ашыру һәм ясалма интеллектны үстерүнең актуаль инструментларына багышланган профильле мастерскойлар һәм белем бирү мәйданчыклары оештырылды. Белем бирү программасы кысаларында программалаштыру, 2D-платформа булдыру, өстәмә чынбарлык белән кушымталар эшкәртүнең заманча технологияләре, киберспорт, башкалар буенча мастер-класслар үткәрелде.

Тэги: Мәгариф идарәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International