Тимершык авыл җирлегенең Көек авылы Татарстан тыкрыгында Республика программасы буенча юлга вак таш тушәлде. Эшне Балтач "МДСУ-1" ҖЧҖ башкарды.
Мишәбаш авылының Әхәтов крестьян-фермер хуҗалыгы территориясендә 130 баш мөгезле эре терлек өчен терлекчелек торагы төзү дәвам итә.
23 июль көнне Сабай авылында авылдашларын көтеп алган очрашуын оештырдылар. Сабай авылы якташлар очрашуына кайчандыр биредә яшәгән һәм бүгенге көнгә кадәр авылдашларына булган мәхәббәтен саклап калуны дәвам иткән кешеләр җыелды. Барысы да уңай эмоцияләр һәм яңа очрашуга өмет алдылар.
16 июль көнне Керәнне авылында авыл көне бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә авыл халкы һәм шушы авылда туып үскән, хәзерге вакытта читтә яшәүчеләр катнаштылар. Балалар һәм өлкәннәр өчен халкыбызның спорт һәм милли уеннары, концерт, биюләр үткәрелде.
Ахатов Ф.Ф. крестьян-фермер хуҗалыгында берьеллык үләннәрдән сенаж салу төгәлләнеп килә. Эш сыйфатлы башкарыла, яхшылап таптатыла һәм тыгызландырыла.
Керәнне авылында гражданнарның үзара салым акчасы хисабына, җирле әһәмияттәге автомобиль юллары төзекләндерү эшләре бара. Ремонт эшләрен "Рамазан" оешмасы башкара.
2022 елның 24 июлендә Теләче районының Иске Җөри авылында "Таллы Куль"призына мини-футбол буенча районара турнир булып узды.
Явлаштау авылы территориясен төзекләндерү максатыннан, тузган торакны сүтү буенча эш башкарылды.
Явлаштау авыл җирлегендә территорияне төзекләндерү эшләре дәвам итә. Үлән чабу буенча эш алып барыла.
Авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасы буенча Мәктәп һәм Лесная урамнары буенча урам-юл челтәрен төзекләндерү эшләре бара.