ЯҢАЛЫКЛАР


25
июль, 2022 ел
дүшәмбе

Гаилә эчендә сәяси карашлар аерылганда өлкәннәргә үз карашларын аңлатырга, ә ир белән хатын — кызларга-бер-берсенең фикерен хөрмәт итәргә кирәк, дип сөйләде РИА Новости Мәскәү психологлары.

Шәмәрдән авылында Газовиклар урамы 3-нче номерлы күпфатирлы торак йортның вентиляция каналларын һәм төтен юлларын ремонтлау эшләре төгәлләнде

  Сенаж  чокырында терлек азыгы сыйфатлы булсын өчен , беренчедән тиешле дымлылыкта урырга,  икенчедән яхшы итеп  таптап, тыгызлап  салырга кирәк.

  Шушы эшкә  унтугыз  берәмлек техника җәлеп ителгән.

  Терлек азыгы әзерләүдә азык уручы “Макдон”  комбайнын йөртүче Сагыйтов Рәсим, “Мещера” комбайнын йөртүче  Шәрипов Илшатлар, турап  төяүчеләр “Ягуар” комбайнында Газиянов Рөстәм, Ганиев Фәнилләр, траншеяда тыгызлап торучы К- 702 тракторында Тимергалиев Ришат, Т-150 тракторында Галиев Илхамнарның өлеше зур.Басудан яшел массаны  сигез Камаз машинасы,  биш МТЗ -1221 тракторы ташып тора.

  Азык әзерләүчеләргә көненә ике тапкыр  кайнар аш әзерлиләр, аны кырга ук илтәләр.

Ә сез Россиядә гаилә парларының торак урыны бәясенең 30% ын түләү өчен субсидия алу хокукына ия булуларын белдегезме? Әйе, бу әкият тә, Советлар Союзы да түгел, ул илдә 2010 елдан бирле эшләп килүче «Яшь гаилә» федераль программасы, әмма аның турында бик азлар гына белә.

23 июль көнне Түбән Шытсу авыл җирлегендә яшәүче, Саба районы "Балкыш" социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә исәптә торган тыл ветераны Габдрахманов Салих Габдрахман улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе " ФДБУНӘН килде:

Метеорологик күренешләр комплексы турында шторм кисәтү Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 26 июлендә көндез һәм кич белән.

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2022 елның 26 июлендә көндез һәм кич белән (11 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр вакыт аралыгында) урыны белән яшен, җилнең тизлеге секундына 15-20 метр, урыны белән 24 метрга кадәр, аерым районнарда яңгыр һәм боз  көтелә.

Финансистлар билгеләп куелган ГТО нормативларын үтәделәр һәм уңышлы тапшырдылар. Хезмәткәрләрнең күбесе үзләренең яшь төркемнәрендә нормативларга туры килгән яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Бу чарадан барлык катнашучылар да канәгать калды. Беренчедән, эш атнасыннан соң физик ял булса, икенчедән, кызлар үзләренең сәләтләрен сынап карый алдылар.

Чәчәкләр-планетабызның бизәге. Бүген безнең "Тургай" приютында "Чәчәкләр көне"билгеләп үтелде. Балалар өчен тәрбияче Давлиева Венера "Чәчәкле карусель"дигән бик кызыклы программа әзерләде. Күңелле сәгать барышында балалар шигырьләр һәм әкиятләр сөйләделәр, чәчәкләр турында җырлар җырладылар, табышмаклар чиштеләр, төрле матур кыр чәчәкләреннән чәчәк бәйләмнәре җыйдылар.  Иң актив катнашучы булып Каммерцель Эмилия танылды. Ул бу конкурста җиңүче булды.

Тэги: осз

Балаларның җәйге каникуллары дәвам итә. Без аларның ялын кызыклы һәм файдалы итәргә тырышабыз. Шушы максат белән, 24 июль көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен Лесхоз бистәсенә, Н. Миңнеханов исемендәге дендрология бакчасына экскурсия оештырдылар. Дендрология бакчалары-үсемлекләрнең махсус коллекцияләрен булдыру, үсемлек дөньясының күптөрлелеген һәм баету, шулай ук фәнни, укыту һәм агарту эшчәнлеген гамәлгә ашыру керә торган табигать саклау учреждениеләре. Анда без 524 төр агач-куак үсемлекләре һәм җиләк-җимеш культуралары, үлән чималын эшкәртү цехы, тропик һәм субтропик үсемлекләр оранжереясы һәм әкиятләр белән бәйле территорияне, шулай ук урманнарда күрергә мөмкин булган урман җәнлекләре скульптураларын карадык. Экскурсия бик кызыклы булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International