Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә беръеллык үләннәрдән сенаж салу бетү стадиясендә

2022 елның 25 июле, дүшәмбе

  Сенаж  чокырында терлек азыгы сыйфатлы булсын өчен , беренчедән тиешле дымлылыкта урырга,  икенчедән яхшы итеп  таптап, тыгызлап  салырга кирәк.

  Шушы эшкә  унтугыз  берәмлек техника җәлеп ителгән.

  Терлек азыгы әзерләүдә азык уручы “Макдон”  комбайнын йөртүче Сагыйтов Рәсим, “Мещера” комбайнын йөртүче  Шәрипов Илшатлар, турап  төяүчеләр “Ягуар” комбайнында Газиянов Рөстәм, Ганиев Фәнилләр, траншеяда тыгызлап торучы К- 702 тракторында Тимергалиев Ришат, Т-150 тракторында Галиев Илхамнарның өлеше зур.Басудан яшел массаны  сигез Камаз машинасы,  биш МТЗ -1221 тракторы ташып тора.

  Азык әзерләүчеләргә көненә ике тапкыр  кайнар аш әзерлиләр, аны кырга ук илтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International