25 июль көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты Шәмәрдән модель һәм балалар китапханәсе белән берлектә Саба районының «Мир природы» дип исемләнгән тарихи урыннары буйлап экскурсия оештырдылар. Экскурсия Шәмәрдән халкы белән «Богатые Сабы – Лесхоз» маршруты буенча узды. Экскурсовод И.Н.Билалова музей тарихы турында сөйләде һәм төрле экспонатлар белән таныштырды. Аннан соң «Saba park»та булдылар. Аннары урман хуҗалыгы бистәсенә юл тоттылар, анда оранжерея һәм дендрология бакчасында булдылар. Шунда ук «В гостях у Совы» паркында булдылар, анда балалар әкият дөньясына чумдылар. Керү юлында аларны әкияти фигуралар, убырлы әби, итекче остаханәсе, тегүчеләр һ.б. каршы алды. Экскурсия яхшы тәэсирләр һәм якты мизгелләр белән истә калды.