Яңа Мичән авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелеше тулы куәтенә бара.
27нче июль көнне «Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар йорты"нда медицина хезмәткәрләре тарафыннан вак моториканы яхшырту өчен дәресләр үткәрелде. Социаль хезмәт алучылар күп функцияле тренажерда рәхәтләнеп шөгелләнделәр. Әлеге шөгелләр ярдәмендә социаль хезмәт алучыларның тормыш сыйфаты яхшыруы күзәтелә, үз-үзләренә хезмәт күрсәтү сәләте саклана һәм арта.
27 июль көнне «Җәйге уку залы» кысаларында район китапханәсендә балалар китапханәсе белән берлектә «Газета, журналлар укыйк» дип исемләнгән вакытлы басмалар күргәзмәсе оештырылды. "Ёжик", "Көмеш кыңгырау", "Безнең Мирас" газет-журналлары тәкъдим ителде. Балалар өчен кычкырып оештырылды.
27 июль көнне Саба гимназиясе каршында эшләп килүче «Мирас» лагерь балалары Район балалар китапханәсендә кунакта булды. Балалар өчен китапханә буенча экскурсия үткәрелде. Китапханәче балаларны китапханәчеләрнең эшчәнлеге белән таныштырды, китапханә бүлекләрен күрсәтте һәм аларның әһәмияте турында сөйләде. Балалар хәтта үзләре дә китапханәче ролендә булдылар һәм «Китап таб»уенында актив катнаштылар.Ахырда уку залында балалар төрле китаплар һәм журналлар карадылар.
Олы Кибәче авыл җирлегендә даими рәвештә территорияләрне чүп үләннәреннән чабу оештырыла. Бу көннәрдә дә хуҗалыклар үз капка төпләрен һәм юл кырыйларын чаптылар.
Галимҗанова Резидә Гариф кызы 1932 нче елның 25 июлендә Саба районы Курсабаш авылында дөньяга килә. Туган авылында башлангыч белем ала.
Резидә апага сугыш башланганда 10 яшь була. Әтисе сугыш кырында ятып калган. Гаиләдә иң олы булганга бөтен авырлык аның җилкәсенә төшә. Ул кыр эшләрендә эшли, өй тирәсендә булыша, балалар караша.
1956 елда Курсабаш авылы егете Рәхимҗан белән гаилә коралар һәм биш бала тәрбияләп үстерәләр, аларны олы тормышка озаталар. Резидә апа пенсиягә чыкканчы үзенең туган авылындагы колхозда фермада да, төрле эшләрдә дэ эшләп хезмәт итеп, 1982 елда лаеклы ялга чыга. Балалары барысы да тәртипле, гаилә корып, башлы-күзле булалар. Олы уллары Хәсәнҗан СМУда инженер булып хезмәт итеп, хәзерге вакытта лаеклы ялда, Шәмәрдән авылында гаиләсе белән яши. Кызлары Нүрзидә Казанда гомерен балаларга белем бирүгә багышлап, хәзер дә үз эшен дәвам итә. Өченче уллары Җәмил Горький тимер юлында монтер булып эшләп, хәзерге вакытта лаеклы ялда, терлек асрап, яшелчә үстереп Курсабаш авылында гаиләсе белән гомер итәләр. Дуртенче уллары Җәүдәт бүгенге көндә Мәскәүдә метро төзү эшендә эшли, гаиләсе белән Шәмәрдән авылында яшиләр. Кызганычка каршы төпчек уллары Рөстәм 2006 елда фаҗигалы төстә үлеп китә. 2007 елда Резидә апа тормыш иптәше Рәхимҗан абыйны да соңгы юлга озата. Хәзерге көндә Резидә апаның 10 оныгы, 10 оныкчыгы бар.
Резидә апа "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале, «1941-1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышында Җинүнең 55, 60, 65, 70,75 еллыклары хөрмәтенә» юбилей медалләре белән бүләкләнгән.
Хәзерге вакытта Резидә апа гаиләнең җылысын саклап, Курсабаш авылында малае Җәмил гаиләсендә гомер кичерә.
Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен Лесхоз бистәсенә, Н. Миңнеханов исемендәге дендрология бакчасына экскурсия оештырдылар.
Ремонт эшләренә бәйле рәвештә, 27 июль конне сәгать сәгать 13:00 дан 15:00 га кадәр Заводская урамында үзәкләштерелгән су белән тәэмин итүне туктату планлаштырыла.
Килеп туган уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез һәм эчәргә яраклы су запасы туплап куюыгызны сорыйбыз.
Иске Мичән авылында гражданнарның үзара салым акчасы хисабына, җирле әһәмияттәге автомобиль юллары төзекләндерү эшләре бара. Ремонт эшләрен "Рамазан" оешмасы башкара.