Тыл ветераны - Галимҗанова Резидә Гариф кызына - 90 яшь.

2022 елның 27 июле, чәршәмбе

       Галимҗанова Резидә Гариф кызы 1932 нче елның 25 июлендә Саба районы Курсабаш авылында дөньяга килә. Туган авылында башлангыч белем ала.

Резидә апага сугыш башланганда  10 яшь була. Әтисе сугыш кырында ятып калган.  Гаиләдә иң олы булганга бөтен авырлык аның җилкәсенә төшә. Ул кыр эшләрендә эшли, өй тирәсендә булыша, балалар караша.

     1956 елда Курсабаш авылы егете Рәхимҗан белән гаилә коралар һәм биш бала тәрбияләп үстерәләр, аларны олы тормышка озаталар. Резидә апа пенсиягә чыкканчы үзенең туган авылындагы колхозда фермада да, төрле эшләрдә дэ эшләп хезмәт итеп, 1982 елда  лаеклы ялга чыга. Балалары барысы да тәртипле, гаилә корып, башлы-күзле булалар. Олы уллары Хәсәнҗан СМУда инженер булып хезмәт итеп, хәзерге вакытта лаеклы ялда, Шәмәрдән авылында гаиләсе белән яши. Кызлары Нүрзидә Казанда гомерен балаларга белем бирүгә багышлап, хәзер дә үз эшен дәвам итә. Өченче уллары Җәмил Горький тимер юлында монтер булып эшләп, хәзерге вакытта лаеклы ялда, терлек асрап, яшелчә үстереп Курсабаш авылында гаиләсе белән гомер итәләр. Дуртенче уллары Җәүдәт бүгенге көндә Мәскәүдә метро төзү эшендә эшли, гаиләсе белән Шәмәрдән авылында яшиләр. Кызганычка каршы төпчек уллары Рөстәм 2006 елда фаҗигалы төстә үлеп китә. 2007 елда Резидә апа тормыш иптәше Рәхимҗан абыйны да соңгы юлга озата. Хәзерге көндә Резидә апаның 10 оныгы, 10 оныкчыгы бар.

     Резидә апа "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале, «1941-1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышында Җинүнең 55, 60, 65, 70,75 еллыклары хөрмәтенә» юбилей медалләре белән бүләкләнгән.

   Хәзерге вакытта Резидә апа гаиләнең җылысын саклап, Курсабаш авылында малае Җәмил гаиләсендә гомер кичерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International