ЯҢАЛЫКЛАР


17
август, 2022 ел
чәршәмбе

13 август көнне Сәрдә авылы халкы һәм кунаклары «Авылым, авылкаем»дип исемләнгән авыл көнен бәйрәм иттеләр. Бәйрәм өлкәннәр һәм балалар өчен күңелле, гадәти булмаган уеннар, бүләкләр тарату, концерт номерлары һәм биюләр белән үрелеп барды. Һәр кунак коймак, кайнар чәй һәм юкә балы белән сыйланды.

Тэги: Шекше авыл җирлеге

Ир-атлар арасында пляж футболы буенча Саба муниципаль районы чемпионаты призерларын бүләкләү.

17 август көнне 14.00 сәгатьтә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында 2022 – 2023 елгы ау чорында һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык биләмәләрендә кыргый тояклы хайваннарны аулауга рөхсәтләр бүлү уздырылачак.

Жирәбә салу җәмәгатьчелек вәкилләре кергән махсус комиссия тарафыннан ачык үткәреләчәк. Чара онлайн форматта ВКонтактеда ведомствоның рәсми битендә реаль вакыт режимында трансляцияләнәчәк.


16
август, 2022 ел
сишәмбе

Тимершык авылы Березовая урамында икегә аерып торучы елгага күпер ролен үтәүче торба салынды һәм су агу канаулары чистартылды. Эшне “МДСУ Балтач”  ҖЧҖ башкара.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Пляж футболы

Кече Шыңар мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Җыр-биюле кичке уеннарга, болыннарга кайтам чор аша" проекты кысаларында  Олы Шыңар авылында кичке уен оештырдылар. Аның максаты-халык традицияләрен саклау һәм дәвам итү. Кичке уеннар-бик күп кешеләрнең исләрендә онытылмаслык һәм якты вакыйга булып саклана.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

12 август көнне Шәмәрдән авыл җирлегендә Физкультурачылар  һәм тимерюлчылар көненә багышланган спорт-күңел ачу чарасы узды. Чараны авыл җирлеге башлыгы А.Н.Гәрәев ачып җибәрде. «Яшьлек» яшьләр үзәге командасы спорт уеннары үткәрде. Уеннар музыкаль һәм концерт номерлары белән үткәрелде. Җиңүчеләрне дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләделәр.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

16 август көнне  Район китапханәсе балалар китапханәсе белән берлектә татар 
композиторы Рөстәм Яхин һәм балалар язучысы Мансур Сафин иҗатына багышланган 
китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә.Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе)

    Районыбызда эшмәкәрләр саны елдан-ел арта бара. Яңалары курыкмыйча үз эшен башлап җибәрә, эшчәнлекләрен инде берничә ел алып баручылары исә тагын да киңрәк колач алып эшли баралар.

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

2022  елның 16  августында Саба муниципаль районы Башкарма комитетының актлар залында административ комиссия рәисе Ишниязов Марат Рашат улы административ комиссиянең чираттагы утырышын үткәрде, анда 13 административ эш каралды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International