2022 нче елның 16 нчы августында Байлар Сабасы ш.т. б. «Олимп» стадионында ир-атлар арасында пляж футболы буенча Саба муниципаль районы чемпионаты призерларын бүләкләү тантанасында Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге Җитәкчесе Гарипов Ирек Рамазан улы катнашты.
"Иң яхшы уенчы" номинациясендә Биккинин Алмаз (Икшермә командасы), Фәйзрахманов Рөстәм (Сатыш командасы) бүләкләнде.
Иң яхшы капкачы итеп Хәбибуллин Ренат (Сабабаш командасы) танылды.
Иң яхшы бомбардир исеменә Сабабаш командасы составында Сафиуллин Нияз лаек булды.
Чемпионат призерлары:
1 урын-Сабабаш командасы.
2 урын-Икшермә командасы;
3 урын-Сатыш командасы.
Район чемпионаты җиңүчеләрен һәм призерларын чын күңелдән котлыйбыз, сәламәтлек һәм алга таба да җиңүләр телибез!