Районыбызда эшмәкәрләр саны елдан-ел арта бара. Яңалары курыкмыйча үз эшен башлап җибәрә, эшчәнлекләрен инде берничә ел алып баручылары исә тагын да киңрәк колач алып эшли баралар. Барыбыз да яратып йөри торган “Кәеф бар” хуҗасы Вакказов Булат Рәсим улы да эшмәкәрлек серләренә төшенә бара, эшчәнлеген җәелдерә бара. Бу көннәрдә Байлар Сабасының Школьная урамында Пенсия фонды янәшәсендә халык өчен кирәкле булган тагын бер сәүдә ноктасы үз ишекләрен ачты. Биредә көн дә кирәкле икмәктән башлап, пирог, торт, печенье кебек кондитер продукциясе, камыр ризыклары сатып алырга, кофе белән сыйланырга мөмкин.