Кече Шыңар мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Җыр-биюле кичке уеннарга, болыннарга кайтам чор аша" проекты кысаларында Олы Шыңар авылында кичке уен оештырдылар. Аның максаты-халык традицияләрен саклау һәм дәвам итү. Кичке уеннар-бик күп кешеләрнең исләрендә онытылмаслык һәм якты вакыйга булып саклана. Авыр хезмәт көненнән соң яшьләр ял итәргә, үзләрен күрсәтергә, башкаларны карарга, танышырга һәм аралашырга кичке уенга җыелганнар, гадәттә, кызлар иң матур киемне - ак, чигелгән алъяпкыч һәм яулык, егетләр - "кәләпүш"- плюш түбәтәйләр, күлмәк һәм җилән кигәннәр.Күп кенә уеннар, җырлар, такмаклар, хәтта биюләр дә авыл халкының яки авылның үзенә хас сыйфатларын үз эченә алган. Кичке уенда "Назалы","Түгәрәк уен"," Каз канаты"," Галиябану" уеннары уйналды, кара-каршы такмаклар әйтелде, элеккеге җырлар җырланды.