ЯҢАЛЫКЛАР


17
август, 2022 ел
чәршәмбе

Олы Акташ авыл клубы мөдире Әхмәтшина Э.Р. "Татарстан - туган йортыбыз" дигән темага викторина үткәрде. Чара барышында балалар туган як тарихы, халыкның гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте белән таныштылар. Республикабыз турында кызыклы китаплар белән таныштырды. Балалар бик теләп китаплар карадылар. Китаплар Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның мавыктыргыч тормышы, районнары, авыллары, тарихы һәм мәдәнияте турында сөйләделәр. Мондый чаралар ярдәмендә балаларда Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәният һәйкәлләренә һәм гореф-гадәтләренә карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләнә, күпмилләтле республиканың тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүгә кызыксыну арта.

Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре «Игелекле борынгы васыятьләр» дип исемләнгән фольклор сәгате үткәрделәр, анда балаларга фольклор,ата-бабаларыбызның көнкүреше, гореф-гадәтләре, татар мәдәниятенең үзенчәлеге , туган телне белү һәм яратырга кирәклеге турында сөйләделәр. Халык мәдәнияте-балаларның әхлакый, танып-белү һәм эстетик үсеше чараларының берсе. Мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре татар халкының бик бай мәдәнияте булуы турында сөйләделәр. Традицияләр һәм халык фольклоры ярдәмендә бик мөһим нәрсә: чорлар бәйләнеше, үткәнне олылау һәм хөрмәт итү, аның казанышлары белән тулылана. «Халкыбызның күңел җәүһәрләре»дип исемләнгән тематик күргәзмә оештырылды. Балалар һәр экспонат һәм аларның тарихы белән таныштылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә.Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе)

Ел башыннан Татарстанда 20 меңнән артык СНИЛС актив рәсмиләштерелгән

«Сабабаш» командасы 2022 елгы сезондагы ир-атлар командалары арасында пляж футболы буенча Саба муниципаль районы чемпионатында 1 урынны яулады.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

14 нче август кичендә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре халык белән “Кичке уен” проекты кысаларында “Уйныйбыз да, җырлыйбыз да, гармун кулларыбызда” исеме астында кичке уеннар оештырдылар

Тэги: Мишә авыл җирлеге

17 нче август көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат- йортында, хезмәт буенча инструктор Аглямова Л.И. җитәкчелегендә «Бумагопластика» социаль тернәкләндерү технологиясе үткәрелде. Бумагопластика вак кул моторикасын яхшырта, конструктив фикерләүне, иҗади карашны, сәнгати зәвыкны үстерә.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

13 нче август көнне Лесхоз мәдәният йортында Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән « Гражданнар оборонасы, терроризмга каршы тору һәм янгын вакытында зыян күрүчеләргә беренче ярдәм» (планнан тыш) дигән темага мәгълүмат сәгате үткәрделәр.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

16 август көнне Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре ведомствоара комиссия белән берлектә рейд оештырды. Комиссия 11 гаиләдә булды, әлеге гаиләләрдә 18 бала тәрбияләнә. Рейд барышында гаиләдә әти- әни белән балаларның дөрес аралашу максатыннан “Яшүсмернең психологик һәм эмоциональ үзенчәлекләре” дигән темага әңгәмә оештырылды. Янгын һәм электр куркынычсызлыгы буенча өстәмә инструктажлар үткәрелде.

 Район мәдәният бүлеге игълан иткән “Җыр-биюле кичке уеннарга, болыннарга кайтам чор аша...” дигән проект кысаларында 13 август көнне Явлаштау мәдәният йорты,китапханә хезмәткәрләренең тырышлыгы белән”Сагындырып искә төшә су буенда яккан учаклар” дип исемләнгән  кичке уен оешырылды. Бу уенда авылның өлкән буын вәкилләре үзләренең яшьлекләренә кайткандай булсалар,яшьләр,балалар шул чорда уйналган бик күп кызыклы уеннар белән таныштылар. Бу кичтә “Кулъяулык алыш», «Биш парлы», « Назалы», «Чүпләмле” һәм башка күп төрле  уеннар уйналды, матур җырлар җырланды,дәртле биюләр биелде.

Явлаштау авыл китапханәсендә әдип Р.Мингалимнең туган көне уңаеннан "Дуслык көче" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде.Балалар шагыйрьнең  тормыш  юлы, иҗаты белән таныштылар,  шигырьләрен кычкырып укылдылар."Кызык рәсем"шигыре буенча рәсем ясадылар, "Хаталы шигырь"нең хаталарын төзәттеләр.Өйдә укырга китаплар алдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә.Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International