ЯҢАЛЫКЛАР


18
август, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУНӘН килде:

Консультация-кисәтү метеорологик күренеш интенсивлыгы турында

сәгать 6дан. 18 сәгатькә кадәр. 19 август 2022 ел.

  Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2022 елның 19 августында иртән һәм көндез урыны белән көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

17 август көнне Балалар иҗат үзәге базасында “Мәктәпкә җыенырга булыш” хәйрия акциясе узды. Бу бәйрәмдә ярдәмгә мохтаҗ аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдәге 50 балага портфельләр, уку кирәк-яраклары һәм акчалата ярдәм тапшырылды. Аларны Саба муниципаль район башлыгы Рәис Нургали улы Миннеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, якташыбыз Марат Ибраһим улы Галиев, “Таттелеком” ачык акционерлык җәмгыятенең Саба бүлекчәсе җитәкчесе Алмаз Тәбрис улы Галиев бүләкләп, үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр. Укучыларга шулай ук шәхси эшмәкәрләр, районыбызда эшләп килүче оешма җитәкчеләре акчалата ярдәм күрсәттеләр.

Акция кысаларында районыбызның барлык мәктәпләрендә укучы 1 сыйныф укучыларын бүләкләү исә һәр мәктәптә аерым оештырылачак. Район буенча быел 515 балага ярдәм күрсәтелә, әлеге укучыларның 447се 1 класска бара.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Югары Симет, мине, Мишә, Утар, Түбән Симет, Иләбәр авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар Теләче районы Субаш авылында "Без бит Саба ягыннан" дип исемләнгән урам концерты оештырдылар. Концерт номерлары күңелле конкурслар белән чиратлашып барды. Канәгать тамашачылар кадерле кунакларны озак җибәрмәделәр, яхшы кәеф өчен рәхмәт белдерделәр һәм иҗади уңышлар теләделәр.

17 август көнне белем көне алдыннан Шәмәрәннең «Рост» лицеенда ел саен үткәрелә торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит! " хәйрия акциясе узды.  Беренче сыйныф укучыларын Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ишниязов Марат Рашат улы, Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев Айдар Наил улы, лицей директоры Мөхәммәтов Илфат Рөстәм улы котладылар һәм аларга Саба муниципаль районы башлыгы Миңнеханов Рәис Нургали улы һәм «Нәфис-Косметикс» АҖ җитәкчесе исеменнән бүләкләр тапшырдылар. Акциядә катнашкан барлык оешма җитәкчеләренә һәм спонсорларга рәхмәтебезне белдерәбез.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

Икшермә командасы ир-ат командалары арасында пляж футболы буенча Саба муниципаль районы чемпионатында 2 нче урынны алды.

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

Иске Икшермә авыл җирлегендә "Авылымның җәйге кичләре"дип исемләнгән кичә уеннар оештырылды

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

17
август, 2022 ел
чәршәмбе

17 август көнне “Шәмәрдән лицее”нда  “Мәктәпкә җыенырга булыш!” дип исемләнгән хәйрия акциясе үтте. Әлеге акция кысаларында, ел саен аз керемле гаиләдә укучы балаларга бик зур ярдәм күрсәтелеп торыла. Менә быел да 30 балага  24 оешма җитәкчеләре,  иганәчеләр зур ярдәм күрсәттеләр. Беренче класска баручы 95 укучыны  Саба муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе Ишниязов Марат Рашат улы котлады.

 

Тэги: Мәгариф идарәсе

 Саба балалар сәнгать мәктәбе белән пленэр

Тэги: Мәдәният бүлеге

   Закир Йосыпов урамы, 30 нчы йорт адресы буенча урнашкан район туган якны өйрәнү музееның яңа бинасында ремонт-реставрация эшләре дәвам итә. 

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Сатыш авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре "бәрәкәт" коллективы өчен Алабуга шәһәр-музеена экскурсия оештырдылар. Катнашучылар Шишкин, Дурова һәм Цветаева музейларында булдылар. Гидлар бу күренекле шәхесләрнең иҗаты һәм тормышы турында сөйләделәр. Коллектив әгъзалары рәссамнарның искиткеч картиналары белән таныштылар, ике хатын - кыз язучының язмышы турында кызыклы мәгълүмат алдылар. Кире юлда "Чертовое городище"тарихи урынында булдылар. Барысы да бу экскурсиядән канәгать калдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International