Югары Симет, мине, Мишә, Утар, Түбән Симет, Иләбәр авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар Теләче районы Субаш авылында "Без бит Саба ягыннан" дип исемләнгән урам концерты оештырдылар. Концерт номерлары күңелле конкурслар белән чиратлашып барды. Канәгать тамашачылар кадерле кунакларны озак җибәрмәделәр, яхшы кәеф өчен рәхмәт белдерделәр һәм иҗади уңышлар теләделәр.