Алабуга шәһәр-музеена туристик экскурсия

2022 елның 17 августы, чәршәмбе

Сатыш авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре "бәрәкәт" коллективы өчен Алабуга шәһәр-музеена экскурсия оештырдылар. Катнашучылар Шишкин, Дурова һәм Цветаева музейларында булдылар. Гидлар бу күренекле шәхесләрнең иҗаты һәм тормышы турында сөйләделәр. Коллектив әгъзалары рәссамнарның искиткеч картиналары белән таныштылар, ике хатын - кыз язучының язмышы турында кызыклы мәгълүмат алдылар. Кире юлда "Чертовое городище"тарихи урынында булдылар. Барысы да бу экскурсиядән канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International