Закир Йосыпов урамы, 30 нчы йорт адресы буенча урнашкан район туган якны өйрәнү музееның яңа бинасында ремонт-реставрация эшләре дәвам итә. Стеналарны сүтү һәм түбәне ябу эшләре, шулай ук бина эчендәге стеналарның иске штукатуркасын куптару, түбә кыегындагы кәрнизне төрү эшләре тәмамланды.
Бүгенгесе көндә радиаторларны урнаштыру, керү өлешен ремонтлау эшләре бара.