Шәмәрдән авыл җирлегендә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит! " акциясе узды.

2022 елның 18 августы, пәнҗешәмбе

17 август көнне белем көне алдыннан Шәмәрәннең «Рост» лицеенда ел саен үткәрелә торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит! " хәйрия акциясе узды.  Беренче сыйныф укучыларын Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ишниязов Марат Рашат улы, Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев Айдар Наил улы, лицей директоры Мөхәммәтов Илфат Рөстәм улы котладылар һәм аларга Саба муниципаль районы башлыгы Миңнеханов Рәис Нургали улы һәм «Нәфис-Косметикс» АҖ җитәкчесе исеменнән бүләкләр тапшырдылар. Акциядә катнашкан барлык оешма җитәкчеләренә һәм спонсорларга рәхмәтебезне белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International