14 нче август кичендә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре халык белән “Кичке уен” проекты кысаларында “Уйныйбыз да, җырлыйбыз да, гармун кулларыбызда” исеме астында кичке уеннар оештырдылар. Кичке уеннар элек-электән татар халкының иң матур, иң күркәм йолаларыннан саналган. Җәйге матур кичләрдә, кояш баткач, картлар яткач, су буйлары, урман аланнары, ямь-яшел болыннар яшьләрнең шат авазларына күмелгән. Кичке уеннарда җыр-бию, уен-көлке бер генә минутка да тынып тормаган. Анда җырлы-биюле түгәрәк уеннары уйнаганнар, такмаклар әйтешкәннәр.
Кичке уеннарда егетләр һәм кызлар бер-берсе белән танышканнар- кавышканнар, күрешкәннәр, сөйләшкәннәр. Шуңа күрә дә кичке уеннар яшьләрнең иң яраткан урыны булып саналган. Менә без дә бүген шушы матур болынга күңел ачарга, борынгы уеннарыбыз, җырларыбызны искә төшерергә җыелдык.