Олы Кибәче авыл җирлеге басуларында урып-җыю кампаниясе тулы куәтенә эшли. Бу көннәрдә көзге бодай суктырылды.
Шекше авылында үзара салым акчасына зират коймасы тотылды
Картинг буенча Россия чемпионаты һәм Беренчелеге
13 август көнне Сатыш авылында ир-атлар командалары арасында "2022 елгы Сатыш авыл җирлеге Кубогына" мини-футбол буенча турнир булып узды. Турнирда Саба муниципаль районыннан 6 команда катнашты.
Турнир нәтиҗәләре:
1 урын-Сатыш-1;
2 урын-Тимершык;
3 урын-Икшермә;
4 урын-Сатыш яшьләре
5-6 урын-Сатыш-2;
5-6 урын-Мамалай.
Турнирны оештыруда ярдәм иткәннәре өчен Сатыш авылы яшьләренә һәм спонсорларга рәхмәтебезне белдерәбез. Уеннар 6 нчы ел рәттән үткәрелде.
13 август көнне Бигәнәй мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Җыр-биюле кичке уеннарга, болыннарга кайтам чор аша" проекты кысаларында Кичке уен оештырдылар.
13 август көнне Сатыш авылында балалар арасында "2022 елгы Сатыш авыл җирлеге Кубогына" мини-футбол буенча турнир булып узды.
Турнир нәтиҗәләре:
1 урын-Сатыш батырлары;
2 урын-Сатыш егетләре;
3 урын-Сатыш яшьләре.
Турнирның һәр катнашучысына медаль һәм акчалата бүләк тапшырылды.
Турнирны оештырган өчен Сатыш авылы яшьләренә һәм иганәчеләргә рәхмәт белдерәбез.
В Сатышевском сельском поселении в связи с подготовкой к весеннему половодью были открыты проточные трубы, выкопаны канавы.
Сатыш авылында яшьләр көче белән яңа мини-футбол мәйданчыгы ясалды.
Бүген Шәмәрдән "Рост" лицееның 7 в сыйныфы укучылары "Тату сыйныф серләре" дип аталган ата-аналар комитетлары республика конкурсы финалында призлы урын алган өчен Анапаның балалар сәламәтләндерү лагерына ял итәргә киттеләр.
Район китапханәсе балалар китапханәсе белән берлектә "Гаилә белән китапханәгә" проекты кысаларында "Витаминнарның җәйге муллыгы" дигән чара үткәрделәр, ата-аналар белән очрашу барышында балалар "Файдалы һәм зарарлы" дип исемләнгән уен уйнадылар. "Җиләк-җимешләр"дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде. Чара ахырында барлык катнашучыларны да туңдырма белән сыйладылар, аны кунаклар үзләре җәйге файдалы витаминнар белән бизәделәр