Бигәнәй мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре кичке уен оештырдылар

2022 елның 15 августы, дүшәмбе

13 август көнне Бигәнәй мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Җыр-биюле кичке уеннарга, болыннарга кайтам чор аша " проекты кысаларында Кичке уен оештырдылар. Аның максаты-халык традицияләрен саклау һәм дәвам итү.Кичке уеннар-бик күп кешеләр күңелендә онытылмас һәм якты вакыйгабулып исләрендә калган. Бирегә хезмәт көненнән соң килделәр. Милли киемнәр киенделәр. Аларны бер нәрсә китерде: үзләрен күрсәтергә,башкаларны карарга җыелдылар. "Назалы", "Түгәрәк уен", "Йөзек салыш", "Гөлбану" уеннарын уйнадылар, җырлар җырладылар.Уеннар бик күңелле үтте. Соңыннан самавырдан чәй эчтеләр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International