Физкультурачылар һәм Тимерюлчылар көненә багышланган волейбол ярышлары.
13 август көнне Югары Шытсу авылында физкультурачылар көне уңаеннан мини-футбол буенча ярыш үткәрелде. Ярышта барлыгы 10 команда катнашты. Мәктәп укучылары арасында беренче урынны Саба командасы алды. Икенче урында Елыш1 командасы һәм өченче урында Елыш2 командасы. Ир-атлар арасында беренчелекне Икшермә командасы яулады, икедә Югары Шытсу һәм өчтә Юлбат командалары. Җиңүчеләр һәм призерлар грамота, акчалата бүләкләр алдылар. Ярышның иганәчеләре ШЭ Сөнгәтуллина, ШЭ Нуриева, ШЭ Нәбиуллин һәм Түбән Шытсу авыл җирлеге Советы.
Байлар Сабасы бистәсендә 500 урынга исәпләнгән яңа мәктәп ачылуга әзерләнә. Уку йортының төзелеше 2021 елның мартында башланган иде
Төзүчеләр көне ел саен Россиядә 60 елдан артык билгеләп үтелә. Аны августның икенче якшәмбесендә билгеләп үтәләр.
Һәр илдә, һәр милләтнең үзенең үзенчәлекле традицияләре һәм бәйрәмнәре бар
Августның икенче шимбәсендә билгеләп үтелүче Физкультурачы көне – профессиональ спортчыларныкы гына түгел, яраткан командалары өчен җан атучылар, аларның уңышларына чын күңелдән сөенүчеләрнең дә бәйрәме. Саба спортчылары республика һәм Россия ярышларында да җиңүләр яулыйлар.
12 август көнне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Саба муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре, социаль яклау бүлеге һәм Саба районы мәдәният бүлеге белән берлектә, «E.L.L.E» хатын-кызлар мөһите җитәкчесе Ваһапова Э.А., «Бусинка» балалар бакчасы җитәкчесе Гатауллина Д. Н. катнашында мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен бәйрәм оештырылды.
Авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасы буенча Мәктәп һәм Лесная урамнары буенча урам-юл челтәрен төзекләндерү эшләре дәвам итә.
Җаваплылыгы чикләнгән «Саба» җәмгыятенең Явлаштау бригадасында сенаж әзерләү тулы куәтенә бара