Физкультурачылар көненә багышланган мини-футбол ярышы

2022 елның 15 августы, дүшәмбе

13 август көнне Югары Шытсу авылында физкультурачылар көне уңаеннан мини-футбол буенча ярыш үткәрелде. Ярышта барлыгы 10 команда катнашты. Мәктәп укучылары арасында беренче урынны Саба командасы алды. Икенче урында Елыш1 командасы һәм өченче урында Елыш2 командасы. Ир-атлар арасында беренчелекне Икшермә командасы яулады, икедә Югары Шытсу һәм өчтә Юлбат командалары. Җиңүчеләр һәм призерлар грамота, акчалата бүләкләр алдылар. Ярышның иганәчеләре ШЭ Сөнгәтуллина, ШЭ Нуриева, ШЭ Нәбиуллин һәм Түбән Шытсу авыл җирлеге Советы. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International