ЯҢАЛЫКЛАР


12
август, 2022 ел
җомга

11 август көнне Кызыл-Мишә авылы китапханәчесе Көек авыл клубы мөдире белән берлектә балалар өчен «Әйе, әйе, без!» дип исемләнгән  чара үткәрделәр. Уен калейдоскобында  алар татар халкының акыллы мәкальләрен һәм әйтемнәрен искә төшерделәр, табышмаклар чиштеләр. Программада  көлдергечләр, ребуслар һәм кроссвордлар, математик табышмаклар конкурслары планлаштырылган иде. Аннан соң балалар бик теләп хәрәкәтле уеннар уйнадылар.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Мишәбаш авылында мәчет коймаларын алыштыру эшләре тәмамланды . «Полистрой» ҖЧҖ директоры Газизуллин Нияз Наил улы Һәм Мишәбаш авылында яшәүчеләргә, мәчет коймаларын төзекләндерүдә кулдан килгәнчә ярдәм иткәннәре өчен зур рәхмәт белдерәбез.

Яңа Мичән авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелеше һәм аның территориясен төзекләндерү эшләре тулы куәтенә бара.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

    11нче август көнне Байлар Сабасы бистәсенең Гали Закир урамындагы ябык зиратында оешма, предприятие, учреждение хезмәткәрләре, шәхси эшмәкәрләр катнашында өмә булып узды

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

   Бүген, 12нче август көнне, Саба аграр көллияте территориясендә читтән килеп укучылар өчен 181 урынга исәпләнгән йокы корпусы төзелешендә эш барышы

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

7 август көнне Курсабаш авылынын Тукай урамында, Курсабаш авыл мәдәният йорты белгечләре,үзешчән сәнгать артистлары белән берлектә,  урам концерт программасы оештырдылар. Концертта музыкаль номерлар яңгырады, алардан барлык тамашачылар да канәгать калдылар. Кызлар матур бию номерлары бүләк иттеләр.Матур шигырьләр һәм котлаулар чара дәвамында яңгырады. Бәйрәм барлык тамашачыларга аралашу шатлыгы һәм яхшы кәеф бүләк итте.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Россия Хәрби-һава көчләре илебез горурлана торган озын һәм данлы тарихка ия. Хәрби хезмәткәрләрнең тыныч вакытта заманча техникасы һәм һөнәри осталыгы аркасында Россия күге ышанычлы сак астында.

Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе

Курсабаш авыл җирлегеннән Бәшәров Фәннур Шәйдулла улы пневматик коралдан ату һәм 55 яшь һәм аннан өлкәнрәк ир-атлар арасында 800 метрга йөгерүдә, "Физкультурачылар көне"нә багышланган район ярышларында икенче урыннарны яулады. Котлыйбыз!

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Түбән Шытсу авылы янында теплица комплексы төзелеше дәвам итә. Эшне "Сабино" ҖЧҖ башкара.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Гражданнарның үзара салым акчасына Мичән авыл җирлегендә юлларны ремонтлау эше башкарылды. Ремонт эшләрен "Рамазан" оешмасы башкарды.

 

 

Тэги: Мичән авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International