ЯҢАЛЫКЛАР


12
август, 2022 ел
җомга

Мичән төп гомуми белем бирү мәктәбендә "ПМК №159" ҖМҖ тарафыннан ремонт эшләре алып барыла. Бүгенге көндә түбәндәге эшләр башкарылды:

1. Коридорларның һәм кабинетларның диварларын буяу

2.Кабинетларның ишекләрен алыштыру;

3. Тәрәзәләрне алыштыру

3.Бәдрәф бинасын эшләү;

4.Бәдрәфне тышлау

5. Бәдрәфнең түбәсен ябу;

Тэги: Мичән авыл җирлеге

“Базовый Проект” җәмгыяте Байлар Сабасы – Лесхоз автомобиль юлында урнашкан күперне төзекләндерде

Тэги: Килдебәк авыл җирлеге

4 август көнне Керәнне авыл клубы, Кызыл Мишә һәм  Иске Мичән мәдәният йортлары Керәнне авылында "Авылымның ямьле кичләре" дип исемләнгән концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Иҗат коллективының концерт программасы төрле иде. Алып баручының һәм артистларның осталыгы белән концерт чын бәйрәмгә әверелде. Тамашачы белән җылы, дустанә атмосфера очрашуның беренче минутларыннан ук урнашты. Бәйрәмдә катнашучылар яраткан җырлары, дәртле биюләре һәм күңелле уеннары белән тамашачыларның кәефен күтәрде. Һәр чыгышны көчле алкышлар белән каршы алдылар.

   Очрашу вакыты сизелмичә дә үтеп китте. Канәгать тамашачылар яхшы кәеф өчен рәхмәт белдерделәр һәм иҗади уңышлар теләделәр. Йолдызлы күк астында очрашу дискотека белән тәмамланды.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Тимершык урта мәктәбе филиалы-«Мингәр башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе»нең азык-төлек блогында "ПМК №159" ҖМҖ тарафыннан ремонт эшләре алып барыла

«Инвалидлар һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнар өчен эш урыннары квоталау һәм резервлау турында «Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 25.07.2002 ел, № 47-ТРЗ Татарстан Республикасы законы (24.07.2006 ел, № 60-ТРЗ Татарстан Республикасы законы) белән инвалидлар өчен эш урыннарын квоталау өлкәсендә үзгәрешләр кертелде.

2022 елның 23 августында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә гражданнарның хокукларын үтәү мәсьәләләре буенча "кайнар линия" үткәрә.

Җаваплылыгы чикләнгән «Саба» җәмгыятенең Явлаштау бригадасында бөртеклеләрне урып-җыюга керештеләр

      Урак өсте барыбыз өчендә җаваплы чор.Күп хезмәт куеп үстерелгән ашлыкның кадере дә күп.Аның бөртеге дә югалмасын  Һәм сыйфатлы саклансын өчен ҖЧ “Игенче” җәмгыятендә барсыда эшләнә.Быелгы яңа ашлыкны урнаштыруга алдан зур кайгыртучанлык күрелде.Шушы көннәрдә Эзмә бүлегендә зур ашлык склады кулланышка тапшырылды, Шекше бүлегендә ашлык саклау складына капиталь  ремонт бара, шул ук вакытта ферма тирәләренә керү- чыгу юллары  салына.

Шәмәрдән авыл җирлегендә Молодежная урамы 17 һәм М. Горького урамы 2а, 4а йортлары ишегалларында "Безнең ишегалды" программасы буенча территорияне төзекләндерү эшләре башланды.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

« Күңелле стартлар " — хәрәкәт эшчәнлегенең төрле төрләрен һәм спорт төрләре элементларын (җиңел атлетика, баскетбол, футбол, хоккей һ.б.) үз эченә алган комплекслы эстафеталар. Эстафетаның үзенчәлеге-ярышлар, ике һәм аннан да күбрәк команда арасында спорт көрәше. 

Тэги: Мишә авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International