Керәнне авылында концерт "Авылымның ямьле кичләре"

2022 елның 12 августы, җомга

4 август көнне Керәнне авыл клубы, Кызыл Мишә һәм  Иске Мичән мәдәният йортлары Керәнне авылында "Авылымның ямьле кичләре" дип исемләнгән концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Иҗат коллективының концерт программасы төрле иде. Алып баручының һәм артистларның осталыгы белән концерт чын бәйрәмгә әверелде. Тамашачы белән җылы, дустанә атмосфера очрашуның беренче минутларыннан ук урнашты. Бәйрәмдә катнашучылар яраткан җырлары, дәртле биюләре һәм күңелле уеннары белән тамашачыларның кәефен күтәрде. Һәр чыгышны көчле алкышлар белән каршы алдылар.

   Очрашу вакыты сизелмичә дә үтеп китте. Канәгать тамашачылар яхшы кәеф өчен рәхмәт белдерделәр һәм иҗади уңышлар теләделәр. Йолдызлы күк астында очрашу дискотека белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International