Игелеклелек җанны җылыта

2022 елның 12 августы, җомга

12 август көнне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Саба муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре, социаль яклау бүлеге һәм Саба районы мәдәният бүлеге белән берлектә, «E.L.L.E» хатын-кызлар мохите җитәкчесе Ваһапова Э.А., «Бусинка» балалар бакчасы җитәкчесе Гатауллина Д. Н. катнашында мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен бәйрәм оештырылды. Әлеге чараның максаты гаиләгә социаль мохиткә яраклашу мөмкинлеге бирү, үзенчәлекле балаларның сәләтен һәм талантларын ачыкларга ярдәм итү.

Проект кысаларында әниләр өчен хатын-кызларга гүзәллек көне оештырылды. Чара дәвамында осталар хатын-кызларны матурлады: аларга прическа, макияж һәм маникюр ясадылар. Ә бу вакытта балаларның үз программасы бар иде. Аниматорлар уеннар, биюләр белән балаларның күңелләрен күрделәр. Сабын куыклары тамашасы һәм шарларның төрле фигураларга әйләнүе балаларда аеруча соклану уятты. Бәйрәм ахырында килгән кунакларга чәй өстәле оештырылды. Барлык гаиләләргә дә спонсорлар «Сенатор компаниясе» ҖЧҖ генераль директоры Афанасьева К., "Грин Поинт" ҖЧҖ генераль директоры Тихонова Э. А. һәм "Инвестицион төзелеш - транспорт компаниясе" ҖЧҖ генераль директоры Хасаншин Р. Р. тарафыннан әзерләгән бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International