Килдебәк авылында мәдәни проект

2022 елның 14 августы, якшәмбе

    Һәр илдә, һәр милләтнең үзенең үзенчәлекле традицияләре һәм бәйрәмнәре бар. Аларның күбесе әле борынгыдан ук туган, әмма дөнья искиткеч тизлек белән үзгәрә, һәм бүген без алар турында берни дә белмибез диярлек.

Туган як халыкларының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау максатларында 12 август көнне  Килдебәк авылының иң матур җирендә, “Тимерче тавында”, “Җыр-биюле кичке уеннарга, болыннарга кайтам чор аша" дигән кичке уеннардан торган мәдәни чара  уздырылды.  Әлеге чараны Килдебәк мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче бергәләп әзерләделәр. Чарага әзерлек барышында, авылның өлкән буын кешеләре белән очрашып, кичке уенның урыны сайланды. Кичке уенга килгән һәр кеше җырларда, биюләрдә, халык уеннарында катнашып күңел ачты. Халкыбызның кичке уеннарда  гына уйнала торган "Наза", "Йөзек салыш", “Капкалы”, “Биш парлы”, "Бармаклы", “Гөлбану” кебек уеннар уйналды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International