24 август көнне Олы Кибәче авылыннан Шәриповлар гаиләсе Татарстан Президенты Р.Н. Миңнехановның республикабызның күркәм гаиләләрен Тантаналы кабул итү чарасында катнаштылар. Шәриповлар бергә 57 ел тату гомер кичерәләр, 4 бала тәрбияләп үстергәннәр, гомерләренең күп өлешен туган авылларында авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт итүгә багышлаганнар.
Җәй ахырына якынлашуга карамастан, бистәдә төзелеш эшләренең кайнаган чагы. Байлар Сабасының Школьная урамы тәмамланып, Объездная урамына кадәр чыга торган өлешендә тротуар салына башлады.
Кредит бирү өчен керү бусагасы-50 млн сумнан башлана. Кредит инвестиция максатларына бирелә. Бу-төзелеш, реконструкция, җиһазлар сатып алу, модернизацияләү, техник яктан яңадан коралландыру һ. б.
Бигәнәй мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Россиянең бөек символлары» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Балаларга Россия Дәүләтенең символы буларак флагның барлыкка килү һәм раслануы тарихы сөйләнде. Алар һәр илдә өч символлар: герб, флаг, гимн кушылмасы барлыгын белделәр. Чара дәүләт символлары турында шигырьләр уку белән тәмамланды.
24 август көнне яңа төзелгән Саба урта мәктәбендә район мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе булып узды.
22 августта Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Флагтагы һәрбер төс олы мәгънәгә ия. Ак төс - ул азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр - ышаныч һәм рухият, ниһаять, кызыл - бөеклек һәм көч-куәт.Балаларга шушы көннең тарихы, флагтагы төсләр турында аңлату максатыннан китапханәдә “Нинди иркен минем туган илем” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде. Туган илебез, аның байлыклары, матур табигате турында тыңлаганнан соң балалар асфальтта рәсем ясадылар. Аларның иҗатында чәчәккә күмелгән киң болыннар, туган йорт, салават күпере астында бәхетле балачак, мультфильм геройлары күрергә була. Болар барысы да балаларның үзләре уйлап тапкан иҗат җимешләре. Үзләренең ясаган рәсемнәре турында аңлатма биргәннән соң балалар тәмле карбыз белән сыйландылар.
Бүген, 24 август көнне Финанс-бюджет палатасы рәисе Шәмсун Әкбәр улы Сөнгатов 2021 ел нәтиҗәләре буенча «Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» республика бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Ул «Икътисад, финанслар һәм муниципаль милек» номинациясендә җиңү яулады һәм конкурсның Лауреаты дипломына лаек булды. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты җитәкчесе Александр Белов, Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы урынбасары Андрей Нефедов катнашты.
Җәй көне мәдәният йорты һәм китапханә үзенчәлекле ял һәм иҗат үзәгенә әверелә. Конкурслар, уеннар, маҗаралы сәяхәт һәм бүләкләр балаларның ялын кызыклы гына түгел, файдалы да ясарга мөмкинлеклекләр тудыра. Бүген, мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре "Әдәби алан"-"Җәйге китапханә әдипләре"проекты кысаларында әдәби - танып-белү сәгате оештырдылар. Балалар җәйге китапханәне тәмамлап, социаль челтәргә куелган чираттагы биремнәрне үтәделәр. Эш нәтиҗәләре белән дә уртаклаштылар. «Җәйге китапханә» проекты белән эшләү дәвамында төрле язучылар белән таныштылар, аларның тормыш-көнкүрешләре, иҗаты турында бик күп яңалыклар белделәр .
Оет авыл клубы хезмәткәрләре такта уеннары үткәрделәр. Такта уеннары-эрудицияне үстерү, словиканы тулыландыру, логик фикер йөртүен яхшырту, шулай ук күңел ачу өчен яхшы ысул. Ләкин иң мөһиме, такта уеннары – тере аралашу. Чара вакытында балалар бик теләп шашка, шахмат, домино, нарда уйнадылар. Дуслар белән күңелле диңгез һәм вакыт үткәрү – «челтәрдән тыш» чарасының нәтиҗәсе - телефоннар ял итте.
Бу үзара аралашу, вакыт үткәрү файдасы белән яхшы ысул.
Олы Шыңар авыл җирлегендә үзара салым акчасына Оет авылы зиратында хуҗалык кирәк-яраклары өчен корылма эшләнә. Эшләрне Саба ПМК «Мелиорация” ҖЧҖ башкара.