Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне

2022 елның 24 августы, чәршәмбе

22 августта Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Флагтагы һәрбер  төс олы мәгънәгә ия.  Ак төс - ул азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр - ышаныч һәм рухият, ниһаять, кызыл - бөеклек һәм көч-куәт.Балаларга шушы көннең тарихы, флагтагы төсләр турында  аңлату максатыннан китапханәдә “Нинди иркен минем туган илем” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде. Туган илебез, аның байлыклары, матур табигате турында тыңлаганнан соң балалар асфальтта рәсем ясадылар. Аларның иҗатында чәчәккә күмелгән  киң болыннар, туган йорт, салават күпере астында бәхетле балачак, мультфильм геройлары күрергә була. Болар барысы да балаларның үзләре уйлап тапкан иҗат җимешләре. Үзләренең ясаган рәсемнәре турында аңлатма биргәннән соң балалар тәмле карбыз белән сыйландылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International