24 август көнне яңа төзелгән Саба урта мәктәбендә район мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе булып узды. Киңәшмә эшендә муниципаль район башлыгы Рәис Нургали улы Минниханов, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Николаевна Ногуманова, Башкарма комитет җитәкчесе Марат Рашат улы Ишниязов, Башкарма комитет бүлекләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Киңәшмәнең беренче өлешендә мәгариф идарәсе башлыгы И.Ф. Шакировның 2021/2022 уку елы нәтиҗәләре һәм 2022/2023 уку елында мәгариф хезмәткәрләре алдында торган төп бурычлар турындагы доклады һәм башка чыгышлар тыңланды. Киңәшмәнең икенче өлешендә ветеран укытучыларны лаеклы ялга озату, укытучылар сафына яшь белгечләрне кабул итү оештырылды. Шулай ук районның педагогик хезмәткәрләре дә бүләкләнде.