Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» республика бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды

2022 елның 24 августы, чәршәмбе

Бүген, 24 август көнне Финанс-бюджет палатасы рәисе Шәмсун Әкбәр улы Сөнгатов 2021 ел нәтиҗәләре буенча «Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» республика бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Ул «Икътисад, финанслар һәм муниципаль милек» номинациясендә җиңү яулады һәм конкурсның Лауреаты дипломына лаек булды. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты җитәкчесе Александр Белов, Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы урынбасары Андрей Нефедов катнашты.

      Әлеге бәйге ел саен «ТР Муниципаль берәмлекләр Советы» Ассоциациясе инициативасы белән үткәрелә. Бәйгедә катнашучыларны сәламләп, Әгъзам Самат улы Гобәйдуллин әлеге конкурсларның җирле үзидарә органнарының абруен ныгытуга зур өлеш кертүен билгеләп үтте. «Форсаттан файдаланып, катлаулы көндәлек мәсьәләләрне чишүдә куйган тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәсем килә. Сезнең активлыкны һәм әлеге бәйгеләрдә катнашырга омтылуыгызны без, әлбәттә, хуплыйбыз», - дип йомгаклады ул.

Ә без, үз чиратыбызда, Шәмсүн Әкбәр улын лаеклы бүләк белән чын күңелдән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International