Ташламалы инвесткредитлар-яңа программа буенча 3-4,5%.

2022 елның 25 августы, пәнҗешәмбе

📌 Татарстанның кече һәм урта эшмәкәрләре ташламалы кредит бирүнең яңа программасы буенча 3-4, 5% ташламалы инвесткредитлар алырга мөмкин.

✅ Тиешле карарны РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин имзалады.

📌 Кредит бирү өчен керү бусагасы-50 млн сумнан башлана. Кредит инвестиция максатларына бирелә. Бу-төзелеш, реконструкция, җиһазлар сатып алу, модернизацияләү, техник яктан яңадан коралландыру һ. б.

Тулырак мәгълүмат карточкаларда.

Программа турында тулырак мәгълүмат белән ТР Икътисад министрлыгы сайтында танышырга мөмкин.

https://mert.tatarstan.ru/index.htm/news/2115808.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International