16 октябрьдә бөтен ил "Әтиләр көне"н билгеләп үтә. Ул РФ Президенты тарафыннан узган ел гына расланган һәм хәзер ел саен октябрьнең өченче якшәмбесендә бәйрәм ителә. Балалар тәрбиячеләр белән берлектә директорыбыз М.М. Хуҗинны "Әтиләр көне" белән котлады. Ул бит безнең балалар йортында тәрбияләнүчеләрнең барысының да әтисе булып санала.
16 октябрь көнне Явлаштау авылы мәдәният йорты сәхнәсендә Олы Шыңар авыл җирлеге үзешчәннәре тарафыннан "Җырлыйк әле" музыкаль программасы оештырылды. Программа 2 этапта узды. Һәр этапта уенчылар беренче нотадан көйләрне, җырларны танып белделәр. Уен музыкаль паузалар белән аралаштырылып алып барылды. Программа бер сулышта үтте.
Мишәбаш авылында агросәнәгать комплексы белгеченә 80х20 программасы буенча төзелә торган йортта эчке ремонт эшләре бара.
Сәрдә авылында үзара салым акчасына юлларны ремонтлау тәмамланды
Октябрьнең өченче якшәмбесендә Россиядә әтиләр көне билгеләп үтелә. 14 октябрь көнне Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе социаль педагогы балигъ булмаган балалар белән «Минем әти иң яхшысы» дигән темага чара һәм әтигә бүләк ясау буенча мастер-класс уздырды. Әлеге чараның максаты- әти кешегә карата хөрмәт, горурлык хисе тәрбияләү.
Мишәбәш авылында грант акчасына балалар мәйданчыгын урнаштыру төгәлләнде.
2022 елның 14-15 октябрь көннәрендә Баулы шәһәрендә 2013 елда һәм аннан яшьрәк балалар арасында шахмат буенча XXVIII традицион региональ "Өмет кубогы-2022" турниры узды. Безнең команда: "САБА-АРЕНА" да шулай ук бу турнирда актив катнашты. Безнең күпчелек спортчылар өчен бу турнир иң беренче сәяхәт булды. Турнирда ТР һәм БР 100дән артык яшь шахматчы катнашты. Турнир иң югары дәрәҗәдә узды!
Турнирны оештыручыларның һәм ярышларның баш судьясы - Коротаев Николай Николаевичның һөнәри осталыгы һәм кунакчыллыгы өчен рәхмәт белдерәбез. Барлык җиңүчеләрне һәм катнашучыларны күчмә ярышларда уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз!
Ш.З. Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбе укучылары Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл янын җыештырдылар.
Мәүлид – мөселманнар Аллаһы Тәгаләнең тууына шатлык белдерү өчен үткәрә торган чара. Мәүлид-бу Исламда Яхшы яңалыкларның берсе. Бу яңалыкны Ислам теологлары хуплады, һәм менә инде күп гасырлар дәвамында бөтен дөнья мөселманнары Мәүлидне Пәйгамбәребез Мөхәммәд җибәргән өчен, аңа Ислам турында белгән дөнья өчен рәхмәт белдерәләр.7 октябрьдә бу изге бәйрәм хөрмәтенә Сүлә авылы клубында "Иман нуры иңсен күңелләргә"дигән Мәүлид ашы уздырдылар.Өстәлләр куелды, мулла бәйрәм догасын укыды. Авыл халкы бәйрәм чәй мәҗлесендә катнашты.
Курсабаш авылында яшәүче Шәймиев Илшат Гали улы һәм Шәймиева Мөслимә Гани кызының бергә яшәүләренә 50 ел тулды.