“Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты” дәүләт казна учреждениясе директорын "Әтиләр көне" белән котлау

2022 елның 18 октябре, сишәмбе

16 октябрьдә бөтен ил "Әтиләр көне"н билгеләп үтә. Ул РФ Президенты тарафыннан узган ел гына расланган һәм хәзер ел саен октябрьнең өченче якшәмбесендә бәйрәм ителә. Балалар тәрбиячеләр белән берлектә директорыбыз М.М. Хуҗинны "Әтиләр көне" белән котлады. Ул бит безнең балалар йортында тәрбияләнүчеләрнең барысының да әтисе булып санала.

Шулай ук бәйрәм хөрмәтенә кызыклы очрашулар да уздырылды. Марсель Мәгъфур улы белән тәрбияләнүчеләр открыткалар ясап, гаиләдә дуслык мөнәсәбәтләре турында әңгәмә кордылар. Барысы да үткәрелгән очрашулардан бик канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International